05. Өч асыл | Әлфис әбү Мөхәммәд |

12+
12+

7 просмотров

21 час назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

7 просмотров

21 час назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

7 просмотров

21 час назад

✅05. Бишенче дәрес Гыйбадәтләрнең төрләре: 1. Курку Гыйбадәт булган курку бары тик Аллаһтан гына булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Бу бит шайтан үзенең дуслары белән сезне куркыта. Әгәр иман китерүчеләрдән булсагыз, сез алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз». (Коръән, 3:175). Куркуның төрләре: 1. Табигый курку - кешенең табигатенә хас булган курку. Мәсәлән, ерткыч хайваннан, янгыннан яки башка нәрсәдән табигый курку. Мондый курку гөнаһка керми. 2. Харам курку - Аллаһның әмерләрен үтәмәүгә яки тыйган гамәлләрен кылуга этәрә торган курку. Мәсәлән, эштән куылудан куркып, фарыз намазны калдыру. 3. Гыйбадәт булган курку — йөрәктә олылау һәм түбәнчелек белән бәйле, Аллаһка гына юнәлтелергә тиешле курку. Мондый куркуны мәхлукка юнәлтү — ширек. Мәсәлән, җеннәр, шайтаннар, сихерчеләр яки кабердә яткан әүлияләр Аллаһтан башка бәла китерә ала дип ышанып курку. 2. Өметләнү Өметләнү — изге гамәлләр кылып һәм гөнаһлардан тыелып, Аллаһның рәхмәтен һәм әҗерен көтү. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Кем дә кем Раббысы белән очрашуга өмет итсә, ул изге гамәлләр кылсын һәм Раббысына гыйбадәт кылуда беркемне дә тиңдәш итмәсен “ (Коръән 18:110) Мөселман Аллаһка мәхәббәт, өмет һәм курку белән гыйбадәт кылырга тиеш. Аның хәлен очып баручы кош белән чагыштырырга мөмкин: • кошның башы — Аллаһны ярату; • бер канаты — Аллаһның рәхмәтенә өметләнү; • икенче канаты — Аллаһның газабыннан курку. 3. Тәвәккәл кылу Тәвәккәллек — шәригать рөхсәт иткән сәбәпләрне кулланып, йөрәк белән Аллаһка таяну һәм эшнең нәтиҗәсен Аңа тапшыру. Аллаһ Тәгалә әйтте: “ Әгәр дә инде сез, чыннан да иман китерүчеләрдән булсагыз, Аллаһка гына тәвәккәл итегез”. (Коръән 5:23) Аллаһ Тәгалә әйтте: “Кем Аллаһка тәвәккәл кылса, шул кешегә Ул җитә”. (Коръән 65:3) 4. Аллаһның рәхмәтенә омтылу, Аның газабыннан курку һәм Аңа түбәнчелек белән буйсыну Рагъбә — Аллаһның рәхмәтенә һәм әҗеренә ирешүгә омтылу. Раһбә — Аллаһның газабыннан куркып, гөнаһлардан саклану. Хошугъ — Аллаһ каршында йөрәк белән түбәнчелек күрсәтү һәм Аңа буйсыну. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Дөреслектә, алар изге гамәлләр кылырга ашыгалар иде. Көчле омтылу һәм курку белән Безгә дога кылып ялваралар иде. Һәм Безгә карата түбәнчел (басынкы) коллар иделәр”. (Коръән 21:90) 5. Гыйлемгә нигезләнгән курку Хашья - Аллаһның бөеклеген һәм кодрәтен танып гыйлемгә нигезләнгән курку. Аллаһ Тәгалә әйтте: “ Алардан курыкмагыз, ә Миннән генә куркыгыз” (Коръән 2:150) 6. Тәүбә кылып, Аллаһка кайту Инабә — тәүбә кылып, Аллаһка буйсыну һәм гөнаһлардан баш тартып Аңа кайту. Аллаһ Тәгалә әйтте: "Сезгә газап килгәнче, Раббыгызга тәүбә кылып кайтыгыз һәм Аңа буйсыныгыз. Югыйсә, аннан соң сезгә ярдәм күрсәтелмәс" (Коръән, 39:54). 7. Ярдәм сорау Аллаһ Тәгалә әйтте: «Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз» (Коръән, 1:5). Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Сорасаң — Аллаһтан гына сора, ярдәм сорасаң — Аллаһтан гына ярдәм сора».(Тирмизи, 2516). Ярдәм сорауның ике төре: 1. Бары тик Аллаһ кына булдыра алган нәрсәләрдә ярдәм сорау. Мәсәлән, гөнаһларны гафу итүне, җәннәтне, бала насыйп итүне һәм шифа бирүне сорап дога кылу. 2. Кеше булдыра алган эшләрдә аннан ярдәм сорау. Мәсәлән, йөк күтәрешү дә, юлны күрсәтү дә яки башка рөхсәт ителгән эштә булышуны сорау. Кешедән ярдәм өч шарт үтәлсә генә сорала: 1. Исән 2. Бу эшкә кодрәтле 3. Ишетергә тиеш. Табибтан дәвалауны сорау да рөхсәт ителгән сәбәпләрдән файдалануга керә. Әмма шифаны бирүче — Аллаһ кына. ✅ Ютуб: https://www.youtube.com/@tury.iul1 ✅ Рутуб: https://rutube.ru/channel/61511053/ ✅ ВКонтакте: https://vkvideo.ru/@club237378876 ✅ Безнең Телеграмм канал: https://t.me/tury_iul1 ✅ Макс: https://max.ru/join/iafNWcBqepUbap_zbVLniHNkqBsK-L3y0QuquEdaFBg

Название:

05. Өч асыл | Әлфис әбү Мөхәммәд |

Категория:

Религия