Балам бар / У меня есть ребенок

12+
12+

2 просмотра

3 дня назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

2 просмотра

3 дня назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

2 просмотра

3 дня назад

00:00:13 – Исәнләшү. Кунак белән таныштыру. 00:00:15 – Яңа туган баланы карау буенча әти-әниләргә биш төп киңәш. 00:07:13 – Баланы беренче 40 көн күрсәтергә ярыймы? 00:09:23 – Олылар һәм яшь әти-әниләр арасында баланы карау буенча аңлашылмаучанлыкларны ничек хәл итәргә? 00:12:34 – Нәрсә ул физиологик сарылык? Ни өчен тән төсе сары була? 00:15:30 – Күкрәк сөте белән имезү кирәкме? 00:20:14 – Баланы күкрәк сөте белән ашатучы әнинең туклануы нинди булырга тиеш? Диета кирәкме? 00:22:42 – Прикорм. Балага сөттән кала өстәмә ризык кертүне кайчан башларга? 00:30:00 – Ионизаторлар, һаваны чистартучы яки юучы аппаратларның әһәмияте. 00:33:30 – Бала ничә сәгать йокларга тиеш? 00:37:25 – Нормалар. Бала вакытында баш күтәрмәгән/үрмәләмәгән/утырмаган яки тәпи йөрмәгән һ.б. очракларга нишләргә? 00:41:18 – ОРВИны грипптан ничек аерырга? 00:47:44 – Температураны дару белән кайчан төшерергә кирәк? 00:52:58 – Прививкалар. Вакцинациянең әһәмияте. Кайсы прививкаларны бушлай, кайсыларын түләүле ясатырга? 00:58:25 – Аллергия. Аллергик балаларның саны арту сәбәпләре. Беренче тапкыр аллергия белән очрашкан әни кеше нишләргә тиеш? 01:06:47 – Балалар бакчасына йөри башлагач, сабыйның еш авырый башлау сәбәпләре. 01:10:10 – Балаларга өстәмә витаминнар, минераллар бирү кирәкме? 01:10:15 – Балаларның дөрес туклану проблемасы. 01:15:45 – Әгәр дә бала авырмый икән, педиарга барырга кирәкме? 01:19:40 – Үсмер бала сәламәтлегендә әти-әниләр нәрсәгә аеруча игътибар итәргә тиеш? 01:22:30 – Экран вакыты. Беренче тапкыр бала экранны ничә яшьтә күрергә тиеш? Баланың яше белән гаджетларны куллану вакыты арасындагы бәйләнеш һәм кагыйдәләр. 01:22:30 – Сәламәт бала үстерү өчен төп киңәш. 01:26:46 – Саубуллашу. Киләсе тапшыруга анонс. Бала туганнан соң өй җанланып китә, әмма шул ук вакытта әти-әниләрнең бик күп сораулары туа. «Бала ни өчен елый?», «Ничек ашатырга?», «Ничек юындырырга?», «Прививкалар кирәкме?» – бу һәм башка күп төрле сорауларны күпчелек әни-әтиләр күңелләрендә йөртә. «Салават күпере» журналының баш мөхәррире, балалар язучысы Зилә Яз, әниләрнең сорауларын белгечләргә юллый. «Балам бар» тапшыруының беренче чыгарылышының кунагы – танылган педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин балалар сәламәтлеген саклау буенча киңәшләрен бирә, күпләрне борчыган сорауларга татарча, аңлаешлы итеп җавап бирә. Беренче 40 көн баланы күрсәтергә ярыймы? Физиологик сарылык нәрсә ул? Бала вакытында баш күтәрмәсә/утырмаса/мүкәли яки йөри башламаса нишләргә: нормаларга игътибар бирәсеме? Балага өстәмә витаминнар кирәкме? Белгечнең һәр сорауга дәлилләнгән җавабы табылыр, чөнки дөрес мәгълүмат – иң зур ярдәм. Бу очракта «Салават күпере» журналының максаты – гаиләгә ышанычлы мәгълүмат җиткерү һәм әти-әниләргә ярдәм итү! Балалар сәламәт булсын! «Балам бар» дип әйтү – шатлык, горурлык һәм зур бәхет!